Минскида оппозиция урам җыеннары оештырды

Белоруссия оппозициясе Минскида “Европа маршы” дигән чара оештырды. Хакимиятләр бу чараны Фәннәр академиясе янындагы урында гына үткәрергә рөхсәт иткән. Әмма берничә дистә кеше Октябрь мәйданы каршына да җыелган. Милиция хезмәткәрләре, халык таралмаса, көч куллану белән кисәткән.