Днепропетровскидагы йорт шартлау корбаннары арта

Днепропетровскида узган шимбәдә 10 катлы йортта булган көнкүреш газы шартлауның корбаннары арта. Украина Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматларына күрә, 17 кеше һәлак булган. 16 кеше хастаханәләрдә кала. Ә 10 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Коткаручылар хәрабәләр арасында эзләү эшләрен дәвам итә. Бүген Украинада матәм көне игълан ителде. Тәүге мәгълүматларга караганда, әлеге казага газтапшыргыч үзәктәге төзексезлек сәбәпче.