Мәскәүдә Британиядән килүчеләрне кыйныйлар

Мәскәүдә бүген Русия белән Англия арасындагы футбол уенын карарга килгән Британия ватандашларына тагын да һөҗүмнәр булган.

Нәтиҗәдә биш британлы зыян күргән һәм, ярдәм сорап, табибларга мөрәҗәгать иткән.

Чәршәмбегә каршы төндә дә Англиянең алты футбол җанатары кыйналган иде. Аларның дүртесе хастаханәгә салынган, ләкин аларның аннан чыгуы турында да мәгълүм.