Ачык һавада музей

Уфада ачык һавада музей булачак. Ул башкаладагы тарихи йортларны үз эченә алачак. Бу башлангыч белән республиканың Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы чыкты. Анда башкаладагы тарихи йортларны бер җиргә җыю каралган. Ул исемлектә 14 бина. Аларны нинди юл белән күчерү әйтелми. Ләкин архитекторлар арасында моңа каршылар да шактый.