Филиппин башкаласындагы сәүдә үзәгендә шартлау булды

Филиппин башкаласы Маниладагы сәүдә үзәгендә шартлау булды. Ким дигәндә 8 кешенең гомере өзелгән, дистәләрчәсе яраланган.

Әлегә шартлауның сәбәбе аныкланмаган. Белгечләр башта ук әйтелгән көнкүреш газы шартлавы турындагы фаразны инкарь итте.

Полиция Манилада һәм халыкара һава аланында иминлек чараларын көчәйтте.