Кыргызстанда ил Конституциясенә үзгәрешләр кертеләчәк

Кыргызстан президенты Кормәнбәк Бакыев ил парламентын тарату турында фәрманны имзалады.

Якшәмбе көнне үткән референдумда Кыргызстанның 75 процент сайлаучылары ил Конституциясенә президент вәкаләтләрен арттырачак үзгәрешләр кертүне яклап тавыш бирде. Тавыш бирүчеләрнең 4 проценты гына үзгәрешләргә каршы булуын белдергән.