Банк бәндәләрне баса

Русия саклык банкының Уфадагы үзәк бинасының бер өлеш дивары җимерелеп ике машинаны баскан, бер кешегә зыян салган. Банкның тәрәзәләрен төзекләндергәндә метр ярымга метр ярым зурлыктагы дивар ишелгән.