Кыргызстан президенты ил хөкүмәтенең вәкаләтләрен туктатты

Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыев, илнең яңа Конституциясе кабул ителү сәбәпле, хөкүмәтнең вәкаләтләрен туктатты.

Кичә президент парламентка вакытыннан алда сайлауларның 16 декабрьдә үтәчәген хәбәр иткән иде.

Парламентта иң күп урынны алган фирка ил премьер-министрын тәгаенләү хокугын алачак. Яңа кабинетны президент белән премьер-министр бергәләп оештырачак.

21 октябрьдә үткән референдумда кабул ителгән яңа Конституциягә асәсан, парламент сайлаулары фәкать фиркаләр исемлекләреннән генә үтәчәк.