Филиппинның элекке президенты иреккә чыгарылды

Филиппинның элекке президенты Джозеф Эстрада, алты ел ярым төрмәдә утырганнан соң, иреккә чыгарылды.

Джозеф Эстрада гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән иде, әмма илнең әлеге президенты Глория Арройо аны ярлыкау турында игълан итте.

Шулай да Джозеф Эстраданың затлы вилласын һәм аның банк хисапларындагы миллионнарча доллар акчаларын тартып алу турында мәхкәмә карары үз көчендә калдырылды.