Төркиянең көньяк-көнчыгышында 15 көрд сугышчысы үтерелде

Төркиядән килгән хәбәрләргә караганда Төрек гаскәрләре хәрби боралаклар ярдәмендә Төркиянең көньяк-көнчыгыш төбәгендәге бәрелештә кимендә 15 сепаратист көрд гыйсьянчысын үтергән. Ярым рәсми Анадолу хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Төркиянең көнбатышында тыелган сепаратист ПКК оешмасына каршы урам җыенында шартлау булган.