Әфганстанда интихарчы 5 кешене үтерде

Әфганстанның Пакстан чиге янындагы Пактика виләятендә АКШ-Әфган уртак хәрби ныгытмасында интихарчы бомба шартлатып 4 әфган солдатын һәм бер цивиль әфганлыны үтерде. Рәсмиләр әйтүенчә, әфган гаскәрие киемендәге бер кеше әфган солдатлары йөри торган тикшерү капкасына килеп бомба шартлаткан.