Октябрьдә Гыйрактагы үтерүләр кимегән

Гыйракта октябрь ае февральдә шыгыйлар төрбәсенә һөҗүмнән соң мәзһәбара бәрелешләр башланганнан бирле үлүчеләр иң аз булган ай булыр дип көтелә. Франс Пресс агентлыгы алган рәсми саннарга караганда, Гыйракның эчке эшләр, саклану һәм сәламәтлек министрлыклары октябрь башыннан бирле 285 кеше үтерелде дип белдерә. Бу сан үз эченә хәрбиләрне дә, цивиль корбаннарны да ала.