Гыйракның Баакуба шәһәрендә үтерелгән кешеләр табылды

Гыйрак башкаласы Багдадтан төньяктарак урнашкан Баакуба шәһәрендә башлары кисеп алынган 30 кешенең мәетләре табылды.

Кичә исә Баакубада, бер интиһарчы оештырган шартлаудан полициянең 30 хезмәткәре һәлак булган иде.

Багдадта кичә шулай ук АКШ генералы Джеффри Дорко яраланды. Машинасында үтеп барганда, юл буенда урнаштырылган бомба шартлады. Зыян күрүче Алмания хастаханәсенә китерелгән.