“Бердәм Русия” фиркасе сайлауалды сүз көрәштерүләрендә катнашудан баш тартты.
“Канун буенча телевидение эфирында түләүсез бирелүче вакытны “Бердәм Русия” үз программасын халыкка җиткерү өчен кулланачак”, - дип белдерде фирка җитәкчеләренең берсе Андрей Воробьев.
“Яблоко” фиркасендә исә “Бердәм Русия” чираттагы тапкыр телевидениедагы сүз көрәштерүләрдән кача, чөнки көндәшләренә ул берни дә әйтә алмый, дип исәплиләр.