Бердәмлек бәйрәме

4нче ноябрь Русиядә Халык бердәмлеге көне иде. Ул ял көнгә туры килү сәбәпле, бүген, 5нче ноябрь, республикада ял иттеләр. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов халыкны бәйрәм белән котлады. Анда бу көннең Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгына туры килүе аеруча мөһим диелгән.