Путинны яклап чаралар

Русия Президентын яклап чаралар уза. Алар республиканың Аскын, Архангельск, Балтач, Мәчетле һәм Чишмә районнарында узды. Шундый ук чара Уфада да үткән иде. Үткән бәйрәм көннәрендә Салават, Бүздәк һәм Стәрлебаш районнарында да узды. Аларны “Бердәм Русия” фиркасенең төбәк бүлекчәсе оештыра.