“Жди меня” телевизион тапшыруының берсендә катнашучылар Татарстаннан булачак

Хөрмәтле радио тыңлаучылар! Азатлык радиосының “Югалсам да, көт син мине!” сәхифәсендәге тапшырулар Русия телевидениесенең 1 каналында барган “ Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов ярдәмендә әзерләнә. Аның ярдәме белән Азатлык радиосында “Югалсам да көт син мине” сәхифәсендә Татарстаннан гына түгел, Башкортстаннан да , Кырым татарлары да , Франциядә, Төркиядә, Финляндиядә, Америкада яшәүче татарларның бер-берсен эзләве турында тапшыру август аеннан бирле айга ике тапкыр яңгырап торды. Алдагы көннәрдә дә тапшырулар әзерләнә. Менә 2 ноябрь көнне Мәскәүдән Казанга “Жди меня” телевизион тапшыруының корреспонденты Саида Закаржаева килеп төште. Аның белән безнең хәбәрчебез Мәликә Басыйр күрешеп кайтты.

Русиянең 1каналында барган “Жди меня” телевизион тапшыруы корреспондентының Татарстанга килүе мәскәүлеләр өчен гади эш булып саналса да , татарстанлылар өчен шулай да бу бик зур вакыйга.

Чөнки бер-берсен бик күп еллар буе югалтканнан соң табылучыларның хисләрен, аларның шатланганнарын, аларның бу тапшыруга рәхмәтле булулуларын сөйләп бетерерлек кенә түгел.

“Жди меня” тапшыруын телевизордан караганда гына да, бер таныш булмаган кешеләрнең бер- берсен эзләп табуларына шатланып, югалганнар турында көенеп утыручы тамашачы да, аларның язмышына битараф кала алмый, тамашачының күзләренә яшь тула. Ә Казан урамында очраткан кешеләрдән алган мәгълүмат буенча, Мәскәүгә телефон аша чыгуы бик авыр икән. Шулай ук бөтен кешенең дә әле кампитрга язып эзләү мөмкинчелеге дә юк. Ә Казанда бу тапшыруның бер филиалы булуы, татарстанлыларга бик ярдәм итәр иде.

Шулай итеп, Казанга Русиянең 1каналында барган “Жди меня” телевизион тапшыруы корреспондентының Татарстанга килүен ишетү белән без Азатлык радиосының Казан бюросы хәбәрчеләре бу вакыйга уңаеннан аларның тавышын хөрмәтле радио тыңлаучылар , сезгә дә ишеттерергә уйладык.

Без Сәидә Зәкәрҗәева белән Казанның иң матур җире Кремль ихатасында очраштык. Ул нинди ният белән килдегез дигән сорауга менә ничек җавап бирде.

“Татарстанга без килдек бик кызыклы берничә вакыйга төшерергә. Әмма мин бар серне дә ачып бетермим әлегә. Без хәзер Татарстан буйлап китәчәкбез. Бер авылга барып анда бер вакыйганы төшергәннән соң, сез киләсе “Жди меня“ тапшыруының чираттагысында карасыз”

Татарстан башка төбәкләрдән нәрсәсе белән аерылып тора дигән сорауга ул болай диде

“Татарстан шунсы белән аерылып торадыр бәлки, монда үзенең теләге белән безгә ярдәм итүче Илгизәр Шәрәфетдинов бар. Ул көн саен диярлек безгә кампитрдан бик күп хәбәр җибәреп тора.”

Татарстаннан Жди меня тапшыруына хәбәр җибәрүчеләр күпме дигән сорауга ул мин төгәл генә әйтә алмыйм, әмма бик күп диде, ә аның сүзен дәвам иттереп Илгизәр Шарафутдинов, Татарстанда 7000-гә якын кеше бер-берсен эзләве турында әйтте.

Сәйдә Зәкәрҗәева Казан турында бик җылы сүзләр әйтте. Хәер ул үзе дә Казанда туган кыз икән.

Менә шулай, җан тартмаса, кан тарта дигәндәй, Мәскәүдә яшәп, үзенең туган шәһәре - Казан , ватаны – Татарстан һәм анда яшәгән кешеләр турында мәгълүмат җыеп, Русия каналыннан тапшыру әзерләү, Сәйдә Зәкәрҗәева өчен дә бик җаваплы шулай ук шатлыклы да эш булып чыкты.

Тиздән хөрмәтле радио тыңлаучылар, сез “Жди меня” тапшыруында Татарстан җирендә төшерелгән, татарстанлылар турында булган вакыйгаларны телевидениенең беренче каналында барган “Жди меня” тапшыруында карый алачаксыз.

Мәликә Басыйр