Әфганстанда интиһарчы һөҗүменнән дистәләрчә кеше үлде

Әфганстанның төньягында интиһарчы һөҗүменнән дистәләрчә кеше һәлак булды. Башкаларның җанын кыю өчен, мордар китүче бәндә, югары дәрәҗәле җитәкчеләр эш сәфәренә барган шикәр эшләү ширкәтендә, шартлаткыч җайланманы куллана.

Радиобыз хәбәрчесе мәгълүматларына караганда, һәлак булучылар арасында парламентның, ким дигәндә, алты әгъзасы, шул исәптән, Әфганстанның элекке сәүдә министры да, оппозициячел депутат Сәет Мостафа Казими дә бар.