Финляндиядә яшь җинаятьче 7 кешенең гомерен өзде

Финляндиянең Туусула шәһәрендәге фаҗига корбаннары саны арта. Рейтер агентлыгының соңгы мәгълүматларына күрә, 7 кеше үтерелгән. Анда 18 яшьлек егет мәктәптә ут ача. Һәлак булучыларның берсе – мәктәп директоры.

Яшь кешенең ни өчен ут ачуы сәбәпләре әлегә ачыкланмаган. Аның язмышы турында да нәмәгълүм. Берише хәбәрләргә караганда, полиция аны кулга алган, башка мәгълүматлар буенча ул үлгән.