Дмитрий Медведевның Ислам уку йортында булуы кемнәргә һәм ни өчен ошамый?

Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Казанга килеп Русия Ислам университетында булганнан соң, Интернетта дөнья күргән мыскыллы язмалар күп кенә урыс һәм православ булмаган халыкны гаҗәпкә калдырды. “news.mail.ru” дигән сәхифәдә “Медведев Ислам мәгарифен үстерү кирәк дип әйтте” дип аталган язмадан соң, 700гә якын кеше Медведевның Ислам уку йортында булуына һәм гомумән мөселманнарга үз карашын белдергән.

Русия вице-премьеры Дмитрий Медведев Татарстанга сәфәре вакытында дөньяви Казан дәүләт университетында да булып студентлар белән очрашты. Әмма Русиядәге җәмәгатьчелек моңа игътибар да итмәде. Бу аңа кызык түгел. Ә менә нәкъ Медведевның Русия Ислам университетында булуы инде күпләрдә игътибарсыз калмаган – бу вакыйга шау-шу уятты. Ничек инде күпчелекне урыслар тәшкил иткән Православ Русиядә Медведев Ислам мәгарифен үстерергә чакыра. Мөселманнар бит террористлар һәм шартлатучылар. Язылган фикерләрнең күпчелеге нәкъ шул юнәлештә.

Хәтта Дмитрий Медведевка янап-куркытып язган язулар да, вице-премьер мөселманнарга сатылган дигәннәре дә, шул ук вакытта бу сайлау алдыннан мөселманнарга яраклашырга тырышу дип тә белдергәннәре шактый.

Дүшәмбе хәбәр иткәнебезчә, Русия вице-премьеры Дмитрий Медведев Русия Ислам университетында дини җәмәгатьчелек белән очрашты. Анда беренче чиратта шәкертләргә укып бетергәннән соң дини генә түгел, ә дәүләти диплом бирү мөмкинлеге турында да сөйләшү булды. Медведев күпдинле һәм күпмилләтле Русиядә дини белем бирүгә игътибар итү кирәк диде. Нәкъ шул күпмилләтле һәм күпдинле сүзе ачуларын китергәндер күрәсең. Чөнки бүген Русияне бермилләтле һәм бердинле итеп кенә күрергә теләүчеләр арта бара.

Интернет сәхифәсендә бер язучы: “Медведев ычкынган. Безгә бер динне икенчесенә караганада өстенрәк кую һич ярамый. Һәм нинди генә дини мәктәпләр ачылмасын ул Русия Православ чиркәве канаты астында булырга тиеш. Бу мәсьәләне дәүләт кешеләр түгел, ә динчеләр хәл итсен” дип яза.

Икенче язуда: Исламны дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәрү генә җитмәгән иде. Болай да мөселманнар тараканнар кебек үрчи. Русия Бердәмлеген бетерүчеләрне атарга” диелгән.

Шулай ук Ни өчен Медведев “Православ мәдәнияте нигезләре” дәресе турында бер сүз дә әйтми, аны бит хәзер мәктәп программасына кертмәскә тырышлара. Нәрсә Русия әллә мөселман илеме? дип сорау куелган.

Сәхифәдәге күп язмаларда Русия руслар өчен, мөселманнар Төркиядә, гәрәп илләренә китеп яшәсен дигән фикерләр язылган. Русиядә хөкем сергән әлеге фикерләр турында җәмәгать җитәкчесе Тәлгать Барыев:

Медведевның Ислам университетында булып киткәннән соң булган реакция табигый. Урыс милли аңының асылын чагылдыра. Бу Русиядә гасырлар дәвамында тәрбияләнеп килгән карашны күрсәтә. Ул башка халыкларга булган дошмани мөнәсәбәт.

Ньюс.майл.ру сәхифәсендә рус милләтчеләренә, Исламны күрәалмаучылар фикерләренә каршы җаваплар да китерелгән китерелүен. Аларның күбесе мөселманнарны әлләни якламаса да, Русиядә Ислам мәгарифен күзәтү астына алу ул барыбыз өчен дә файдага булачак диелгән. Һәм Медведевнең бу адымын мактаган. Аның өчен тавыш бирәчәкбез диючеләр дә бар.

Мөселманнар күпчелек булган республикаларны федераль җитәкчелекнең шулай үзенә каратуы бик файдалы. Ләкин мөселманнар үз мәнфәгатьләре белән Русиянең рус төбәкләренә тыгылмаска тиеш диелгән икенче бер язуда.

Рус төбәкләре дигәндә әлеге язучы нәрсәне истә тоткандыр билгесез. Чөнки шул ук сәхифәдә әйтелгәнчә, Русиядә 20 процент правослаулар һәм 15 процент мөселманнар яши.

Интернет сәхифәдә Русия вице-премьеры Дмитрий Медведевның бу сәфәрен булачак сайлаулар белән дә бәйләгәннәр. Мондый вакытта һәрбер юл яхшы - мөселманнарга да игътибар күрсәтеп алырга кирәк. Болай булса Медведев Ислам мәгарифе турында уйлап та карамас иде дип язган берәү.

Ландыш Харрасова