Татарлар ике төрле төрки корылтайда катнаша

Шушы көннәрдә Көньяк Казахстанда төркиләрнең иҗтимагый корылтаенда катнашып кайткан Рафаил Мөхәммәтдинов инде бу юлы рәсми корылтайга да юл ала. Бакуда 17 ноябрьдә Азербәйҗан президенты инициативасы белән төркиче рәсми корылтай узачак. Шулай иттереп төрки хәрәкәттә рәсми даирәләр дә киң катнаша башлады.

Моңарчы андый “батырлык”ны бары тик Төркия хөкүмәте генә булдыра ала иде. Әйтик дәүләтләр, төбәкләр һәм халыклар корылтаен бары тик Анкара гына оештыра иде. Анысы TUDEV дип атала. Казахстанда исә Бөтендөнья төрки халыкларының ассамблеясы дип аталган оешманың бишенче корылтае узган. Рафаил Мөхәммәтдинов үзе беренче рәис булган бу рәсми булмаган ассамблеяны оештырган беренче корылтай исә 1991 елда Казанда татар милли хәрәкәте тарафыннан ясалган иде. Аннан соң аңарда кавказлы төркиләр дә, чувашлар, хәтта төрекләр һәм башкалар да лидер булып алды. Корылтайлар да төрле җирләрдә узды. Ассамблея үзе исә хөкүмәт даирәләреннән читтәрәк торып кала иде кебек. Татарлар башлаган хәрәкәт 1991 елда ук формалашса, төрек дәүләте корган TUDEV исә бер елдан соң гына оешып китә алган. Шулай ду бу ике оешманы Рафаил Мөхәммәтдинов бүген үзара зыян салмыйча эшли ди. Рафаил Мөхәммәтдинов:

Алар ун еллар инде параллель рәвештә эшли. Берсе дәүләт даирәлренә якын, икенчесен иҗтимагый даирәләр ясый иде. Ләкин аларның максатлары бер. Сәясәттә, икътисадта, мәдәнияттә төркиләрне берләтшерү. Ассамблеяны да ниндидер хөкүмәткә каршы кешеләр берләшеп ясый дип уйлап ялгышалар.

Шулай да быел төрки хәрәкәттә Рафаил Мөхәммәтдинов үзгәреш сизә. Быелгы ике корылтайны да оппозиционерлар яки Төркия түгел, ә төрки идеяга һәм ижтимагый юнәлешләргә мыек астыннан караган БДБ илләренең хөкүмәтләре оештыра. Рафаил әфәнде, Ассамблея Назарбаев хөкүмәте ярдәмендә уздырылды ди. Аны рәсми корылтайны да Төркия оештырмавы гаҗәпләндерә. Рафаил Мөхәммәтдинов:

Беренче тапкыр Төрки дәүләтләр, төбәкләр һәм халыклар корылтае Төркиядән читтә, Бакуда узачак.

Төрки корылтайның бу юлы азериләр җиренә күчүе икенче төрки лидер Тәлгать Әхмәдишинны да битараф калдырмый. Бакуга корылтайга юл алган Халыкара төрки яшьләр берләшмәсенең мактаулы рәисе шулай ук Русия төркиләре проблемаларын да корылтай күтәрер дип өметләнә. Шуңа күрәме, төрки хәрәкәт Русияны куркыта да дип саный ул. Тәлгать Әхмәдишин:

Азербәйҗанның егерме процент җире әрмәннәр кулында тора. Бернәрсә дә эшләнми. Шулай ук Төркия дә көрдче сепаратистик партия белән көрәш алып бара. Гыйракка да керә ала. Якында гына Иран да бар. Анда да азериләр күп яши. Аларның да хаклары якланылмый. Россия төркиләре проблемалары да каралыр дип өметләнәм. Төрки хәрәкәткә Россияда шикләнеп карау бар. Тик бу юкка шулай эшләнелә. Анда экстремистик чыгышлар юк дәрәҗәсендә була.

Тәлгать әфәнде баруы үзе дә бераз гажәп. Ул мондый корылтайларга күберәк галим-голама йөри, ди. Бакуга шулай ук этнолог Дамир Исхаков, ирле-хатынлы тел галимнәре Нурмөхәммәт һәм Фәһимә Хисамовлар чакырылган. Бакуга очкыч исә атна башында ук оча. Шуңа күрә юлчылар кабаттан да шул Мәскәү аша юл ала.

Амил Нур.