Президентлар очрашуы

Уфада Бөтенрусия телевизион конкурсы узачак. Бу турыда сөйләшү өчен Уфага Русия телевидениесе академиясе фонды Президенты Владимир Познер килде. Аны 14нче ноябрь Башкортстан Президенты кабул итте. Сөйләшүдә ТЭФИ-2007 төбәкара телевизион конкурсын Уфада уздыру килешенде. Ул алдагы елның мартында үтәчәк. Познер очрашудан соң Уфаның матурлыгына, республика Президентының гадилегенә зур бәя бирде.