Тверьдә Владимир Путин тарафдарларының форумы үтте

80ләп төбәктән килгән вәкилләр Русия Президенты Владимир Путинның мөтдәте беткәннән соң да, аның хакимияттә калу мөмкинлекләрен өйрәнде. Алар сүзләренчә, хәзерге Президентның сәясәтен яклап, 30 миллион кеше кул тамагасын куйган. Форумда катнашучылар, русия халкына мөрәҗәгать итеп, Дума сайлауларында исемлеген Владимир Путин җитәкләгән фиркә өчен тавыш бирергә чакырды. Путин яклы урам җиеннары Русиянең берничә дистә төбәгендә үткәрелде.