Русиянең финанс министры урынбасары кулга алынган

Мәскәү – Русиянең мәгълүмат чаралары бүген Финанс министры урынбасары Сергей Сторчакның кулга алынуы турында хәбәр итте. Баш прокуратура рәсмиләре әйтүенчә, ул зур күләмдә казна акчасын үзләштерү ниятендә гаепләнә. Сторчак атнакич көнне тагын 2 эшкуар белән бергә Мәскәүдә кулга алынган. Министр урынбасары булып Сторчак 2005нең ноябереннән бирле эшләгән. Ул Русиянең, совет чорыннан калган, Париж клубына булган бурычларын кайтару турындагы сөйләшүләр өчен җаваплы булган.