Бангладешта 1600 чамасы кеше корбан булган

Дака – Бангладешта көчле давыллар нәтиҗәсендә 1600 чамасы кеше корбан булган. Күпләр хәбәрсез югалган санала.

Атнакич көнне илнең көньяк ярларына ябырылган давыл җиленең тизлеге сәгәтенә 250 чакрым тәшкил иткән.

Якын арада корбаннар саны тагын берничә меңгә артыр дип көтелә.