Донецкида мәтәм дәвам итә

Узган якшәмбе көнне Украинаның көнчыгышында Засядко күмер базында булган шартлауда һәлак булганнарны җирләү бүген дә дәвам итте. Анда 90 кеше үлде, 10 кешене әле дә таба алмыйлар. Шартлау мең метрдан артык тирәнлектә булган.