Франциядә эш ташлаулар дәвам итә

Билгесез кешеләр юлда утларны ватып һәм чыбыкларга ут төртеп Франциянең тимер юл челтәренә зур зыян салды. Илнең көнчыгышы һәм көнбатышында булган һөҗүмнәр алдан планлаштырылган дип фаразлана. Франциянең төньягы һәм көньягында юлдагы сигнал утлары сүндерелгән. Тимер юллары идарәсе хәбәр итүенчә, зыян салучыларны эзлиләр.