Казахстан Европа Оешмасында рәислек итәчәк

МАДРИД - Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасы хәбәр итүенчә, 2010 елда оешма белән Казахстан рәислек итәчәк. Казахстан бу вазыйфага сайланган элекке Советлар Берлегенең беренче дәүләте булачак. Бу хакта Мадридта узган җыеннан соң оешманың матбугат вәкиле урынбасары Вирджиния Кулидон хәбәр итте. 2009 елда оешманы Греция, 2011дә - Литва җитәклиячәк.