Кабулда интихарчы 10 кешене яралады

Рәсмиләр әйтүенчә, Әфганстанда интихарчы НАТО хәрбиләренә бомба һөҗүме ясап кимендә 10 цивилне яралаган.
Рәсмиләр белдерүенчә, Кабул һава аланы янында интихарчы НАТО Халыкара Иминлек Ярдәме Көчләренең 2 машинасы янында бомба шартлаткан.
Хәрбиләргә бернинди зарар да булмаган дип хәбәр ителә.
Шул урыннан микроавтобуста узып баручы тыныч халык арасында яраланучылар булган.