Әхмәдиниҗат АКШ күзләү хисабын җиңүгә тиңли

Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат Кушма Штатларның яңа күзләү хисабын Иранның дөньяда хакимлек итүче илләрне җиңүен игълан итүгә тиңләде.
АКШның Дәүләт Күзләү Хисабында Иран үзенең атом кораллары программасын 4 ел елек туктаткан, әмма уран баетуны дәвам итә диелә.
АКШ президенты Джордж Буш Дәүләт Күзләү Хисабын "кисәтүче ишарә" дип атады һәм дөнья Иранның атом омтылышларына карата уяу булырга тиеш диде.
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров исә гомумән Иранның берәр кайчан атом коралы программасы булганлыгына дәлилләр юк диде.
Вашингтон һәм аның Европадагы беректәшләре уран баетуны туктату таләпләренә буйсынмаүчы Тәһранга каршы БМО Иминлек Шурасы аша өченче чикләүләр кертергә тырыша.
Лавров БМО Иминлек Шурасында Иранга каршы яңа чикләүләр мәсьәләсе каралганда АКШ Дәүләт Күзләү Исәпләве искә алыначак диде.