Грузиядә сайлауларга теркәлү өчен соңгы көн

ТИФЛИС - Бүген Грузия президентлыгына намзәт итеп теркәлү өчен соңгы көн. Сайлаулар 5 гыйнварда үтәчәк. Якшәмбе көнне намзәт итеп оппозиция юлбашчысы Бадри Патаркацишвили теркәлде. Аның Имеди телевидения каналы ноябрь аенда урам чуалышлары вакытында ябылган иде. Соңыннан ул яңадан эшли башлады. Сайлауларда намзәт итеп президент Михаил Саакашвили да теркәлгән.