Зюганов хакимият башлыгына каршы

Русия коммунистлары башы Геннадий Зюганов Башкортстанның Кушнаренко районы башлыгы Сергей Касаткинга җинаять эше ачуны таләп итә.

Хәбәр итүебезчә, 2нче декабрь узган Русия Дәүләт думасына сайлауларда бер кеше асылынып үлгән иде. Ул Кушнаренко районының Рәсмәкәй авылы шурасы башы Флүр Ямалетдинов. Мәрхүмнең язып калдырган хатында район хакимияте башы Сергей Касаткинның сайлауларда “Бердәм Русия” өчен 93% тавыш таләп итүе, оппозициядәге фиркаләргә, сайлаучыларга басым ясарга кушуы әйтелгән. Мәрхүм үлеменең сәбәбен чыдап булмаслык хакимият басымы белән аңлаткан.
Геннадий Зюганов Кушнаренко хакимияте башына җинаять эше ачуны таләп итеп Генераль прокуратурага мөрәҗәгать иткән.