Польша телевидениясе беларус каналын ачты

ВАРШАВА - Бүген Польшаның дәүләт телевидениясе беларус телендә тапшыруларын башлады. Программаларда бәйсез хәбәрләр һәм башка тапшырулар каралган. Алар Варшавадан алып барыла. БелСат каналы җитәкчесе Алексей Дзикавицкий, канал күрше Беларуска, андагы дәүләт каналларыннан күпкә ышанычлырак хәбәрләр бирәчәк, дип белдерде.