Гарри Каспаровка җыелырга урын бирмәгәннәр

МӘСКӘҮ - Гарри Каспаровны Русия президентлыгына намзәт итеп тәкьдим итү җыенын уздырырга урын бирелмәгән. Оппозициядәге "Башка Русия" коалициясе хәбәр итүенчә, утырыш 13 декабрь көнне Цветной бульварда "Мир" кино-концерт залында үтәргә тиеш булган. Урын өчен инде түләнгән булса да, зал җитәкчелеге залны бирүдән баш тарткан. Инде сөйләшенгән 5 урында шундый хәл булган. Намзәтләр документларны җыеп аларны 18 декабрьгә кадәр Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырырга тиеш. Танылган кеше хокукларын яклаучы Владимир Буковский үз утырышын 16 декабрьгә планлаштырган.