Медведев Путинның премьер булуын тели

МӘСКӘҮ - Кичә генә Русия президентлыгына намзәт итеп тәкьдим ителгән хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары Дмитрий Медведев, бүген телевидениядә ясаган чыгышында, хәзерге президент Владимир Путинны киләчәктә премьер-министр итеп күрергә теләвен белдерде. Үзенең намзәт итеп тәкьдим ителүен ул - Кремль сәясәтен дәвам итү өчен мөһим диде.