Телефон аша “төп башына утырту”

Башкортстанда телефон аша “төп башына утырту” очраклары күбәйде.

Мәсәлән, Уфада яшәүче бәрәүнең улы Мәскәүгә киткәч ата-аналарына шалтыратып, аның бәлагә таруын хәбәр итәләр. Егетнең Мәскәүдә машинасы белән бер сукбайны таптатуын һәм кулга алынуын хәбәр итәләр, коткару өчен 100 мең сум акча сорыйлар. Әти-әниләре ул кадәрле акча юк дип 30 мең сумга килешә һәм акчаны тапшыра. Баксаң, уллары белән бер хәл дә булмаган икән. Башкортстанда соңгы чорларда 30 шундый очрак булган.