НАТО генераль секретаре Япониягә килде

ТОКИО - НАТО генераль секретаре Яап де Хооп Схеффер 3 көнгә Япониягә килде. Сәфәрнең максаты - НАТОның Әфганстанда тынычлык саклау чараларына күбрәк көч җәлеп итү. Иртәгә де Хооп Схеффер Япония премьер-министры Ясуо Фукуда һәм кайбер министрлар белән сөйләшүләр үткәрәчәк.

Аның сэфэре Фукуданың Әфганстанда япон көчләре санын арттыру өчен көрәшүе вакытына туры килде. Оппозиция моңа каршы чыга.