Дәүләт Думасы 24 декабрь җыелачак

МӘСКӘҮ - Яңа Дума беренче тапкыр 24 декабрь җыелачак. Бу хакта президент Владимир Путинның фәрманы чыкты. Беренче утырышта Дума рәисе сайланачак, комитетлар саны билгеләнәчәк.

Сайлауларда Путин җитәкләгән "Бердәм Русия" фиркасе 450 кешелек Думада 315 урын алды. Кайбер төбәк җитәкчеләре депутат мандатларыннан баш тартты. Шул санда Татарстан, Башкорстан президентлары һәм Путин үзе дә.