Бали конференциясе каршылыкларны бетермәде

БАЛИ - Индонезиянең бу утравында бүген климатның җылынуына багышланган халыкара БМО җыены тәмамлана, әмма илләр арасында булган каршылыкларны чишеп булмады. Европа Берлеге алга киткән илләр 2020 елга кадәр япма газларны 25-40% киметергә тиеш дип саный. АКШ, Русия һәм Япония моңа каршы чыга. Балида кабул ителәчәк резолюция 2012 елда гамәлдән чыгачак Киото протоколы урынына әзерләнергә тиеш иде.