Украинада яңадан Тимошенконы тавышка куялар

КИЕВ - Бүген өченче мәртәбә Югары Рада Юлия Тимошенконы премьер-министр итеп сайлауны тавышка куячак. Ике тапкыр аңа премьер булырга тавыш җитмәде. Тимошенко блогы электрон тавыш бирү системасын бозуда Регионнар партиясен гаепләде. Белгечләр, системада хаталар юк, дип белдерә.