Корылтай тәмам, бу юлы анда яшьләр мәсьәләсе үзенчәлекле каралды

Татар яшьләре татарлыкны 21нче гасырда да саклау юлларын эзли

Җомга көнне Бөтендөнья татар конгрессы корылтае кысаларында “Бүгенге көндә татар яшьләре” дигән утырыш үтте. Төрле төбәкләрдән килгән 100гә якын делегат “Татар мохитен булдыру өчен нишләргә?“ дигән сорауга җавап эзләде.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның: “Милләтнең киләчәге сез, яшьләр!”- дигән югары рухлы сүзләре белән башланган яшьләр секциясе күрше залда баручы сәүдәгәрләр җыелышына караганда җанлырак барды.Чөнки халык күрше бүлмәдән яшьләр арасына агылды.

"Мин сәүдәгәр, Финляндиядән килдем. Эшмәкәрләр утырышында урысча сөйләделәр, берни аңламадым, китап укып утырдым. Ә монда күрәм - нурлы йөзләр, сөйләшүләре дә татарча, миңа бу утырыш күбрәк ошый башлады әле!"
диде Раиф Низаметдин.

Яшьләр дибез дә, ләкин монда да урта һәм өлкән яшьтәге делегатлар шактый иде. Шуңа да карамастан утырышта куелган сораулар катнашучыларны битараф калдырмады. Фикерләр “Татар яшьләренең милли мөхитен булдыру” тирәсендә әйләнде. Секция әйдаманының берсе, конгресс вәкиле Руслан Айсин сөйли:

"Без башта татар яшьләрендә булган проектларны сөйләдек, күрсәттек. Шуларның берсе “Сәләт” яшьләр фонды."
Альберт Шакиров

“Сәләт” яшьләр үзәген тәкъдим иткән Альберт Шәкиров белән дә аралашып алдык.

"1994 елдан бирле башланган һәм әлеге көнгә кадәр дәвам иткән проектлар - әйдаманнар мәктәбе, сәләтле балалар фестивале һәм башка күп чаралар, идеяләр. Аларны тиз генә аңлатып бетереп булмый инде."

Альбертка бөтен “сәләт”ен ачып бетергә вакыт җитмәгән, яшьләр секциясенең әйдаманы Резидә Сафиуллина делегатларга кыска вакыт бирде.

“Бүгенге көндәге татар яшьләре” секциянең эшчәнлеге хакында Руслан Айсин таныштыруын дәвам итә:

"Утырыш ахырында резолюция кабул итәчәкбез һәм ул корылтайның азагында укылачак. Делегатларга килсәк, алар Мәскәүдән, Самара, Мари Эл, Башкортстан, Америка, Финляндия, Төркия һәм башка тарафлардан катнашучылар. Яшьләр җыенында барлыгы 100гә якын делегат катнаша."

Секциядә яңгыраган тәкъдимнәрне Татарстанның төрле министрлык вәкилләре тыңлап утырды. Бу чараны оештыручыларның сүзләренә караганда, алар татар мөхите, теле буенча эшләнәсе планнарны тормышка ашырырга мөмкиннәр икән.

Утырышта аерым фокус группаларга бүленеп, татарлыкны таныту турында уйландылар.

"Марат Сафин кебек танылган татарлар татар телендә “Без татар!”- дип, татарча телевидения-газеталарда сөйләсеннәр иде. Бәлкем яшьләр андыйларга күбрәк тартылыр һәм үз телендә сөйләшә дә башлар."

Чыгыш ясаучылар арасында ел саен кабатланган; гаиләдә татарча сөйләү, татар мәктәпләре ачу, милли концерт-дискотекалар оештыру, җыр сәнгатен үстерү кебек тәкъдимнәр яңгырады. Ләкин яшьләр утырышының кайбер җитешмәгән яклары булды, диләр делегатлар, ул да булса фикерләрнең таркаулыгы, төгәл эш башкару турында сүз булмау, һәр сөйләүчегә вакытның 5 минут кына бирелүе.Гомүмән фикерләр төрле, тик вакыт кына чикле.