яңалыклар Уфа-Самара тимер юлында каза 16 декабрь 2007 Уфа – Уфа-Самара тимер юлының Башкортстан өлешендә бүген күмер төялгән 41 вагон юлдан төшкән. Каза Бәләбәй районы, Приют станциясе янында булган. Корбаннар юк, тирә-юнь мөхиткә зыян килмәгән, диелә. Каза урынына 300ләп белгеч җибәрелгән.