АрселорМиттал Русиядә корыч җитештерә башлый

Дөньяның иң зур метал җитештерү ширкәте АрселорМиттал беренче мәртәбә Русиядә үзенең корыч җитештерү корылмасы төзү ниятен игълан итте.
АрселорМиттал Тверь шәһәрендә төзеләчәк ул корылмага башта 100 миллион бүленәчәк диде.
Төзелеш киләсе елда башланып, елына 1 миллион тонна корыч җитештерәчәк корылма 2010 елда сафка басарга тиеш.