Көньяк Кореядә консерватив намзәт җиңде

Көньяк Кореядә узган президент сайлауларында тавышларның 50.3% консерватив намзәт Лии Мьюнг-бак яулаган, дип хәбәр ителә. Эре ширкәт башлыгы булган Лии, үзенең сайлау алды кампаниясе вакытында эшкуарлыкка ярдәм итәргә һәм Төньяк Корея белән дипломатик чараларга басым ясаган иде.