Гыйракта интихарчы 13 кешене үтерде

Гыйрак полициясе бүген илнең Диялә виләятендә интихарчы бомбалы билбау шартлатып кимендә 13 җирле иминлек сакчысын һәм бер АКШ солдатын үтерде дип белдерә.
Канан шәһәрендә булган ул шартлауда тагын кимендә 10 кеше яраланган.