Пакстанда шартлау 50 кешене үтерде

Пакстанның элекке эчке эшләр минситры Афтаб Хан Шерпао яшәгән йортның ишегалдындагы мәчеттә интихарчы дип шикләнелгән кеше бомба шартлатып кимендә 50 кешене үтерде.
Элек президент Пәрвәз Мөшәррәф хөкүмәтендә эшләгән Шерпао Пишавар шәһәреннән 40 чакрымдагы туган авылында, исән-сау дип хәбәр ителә.
Шартлау җомга намазы вакытында булган. Рәсмиләр әйтүенчә, корбаннар саны артырга да мөмкин.