Бәрәннәр бәйрәмдә нишләтте?

Казанда корбан чала торган махсус урыннар җитешмәде

Корбан чалу Казанда кемгә - сөенеч, кемгә - көенеч, кемгә - мәшәкать, ә кемгә - шатлык китерде.

Шимбә көнне Корбан бәйрәменең өченче көне тәмамлана. Корбан чалу вакыты да чыга. Бу ритуал Казанда ничек үтте соң?

Хәерчеләргә - сөенеч

“Болгар” мәчете янында Корбан бәйрәменең беренче көнендә хәер эстәүчеләр арасында Үзәк Азиядан килгән лүләләр - фарсы телле чегәннәр дә, татар белән урыс та шактый иде. Кулын сузган Талия һәм Асия ханымнар үзләрен “аек һәм тәртипле мәселман апалары” дип таныштырды. Алар пар чыгып торучы түшкәләр, ит чалучылар янында йөри.

“Корбан ите бик тәмле, шифалы, “бисмиллә” белән суелган. Безнең пенсия бик аз. Акча даруларга китә. Үзебез суя алмыйбыз. Кешеләр бик теләп безгә ит бирә”, - дип сөйләнделәр.

Ә Әлфия исемле ханым ит суючылар янында түгел, мәчет каршында сорана. “Монда ит түгел, акча бирәләр. Юмарт кешеләр иллешәр сум да бирә. Бу мәчеттә генә шулай бит ул. Әнә “Мәрҗани”, “Мәдинә”, “Нурулла” мәчете янында бер тиен дә бирмиләр”, - дип зарланды. Ул арада аны башка бер өлкән апа килеп оялтырга теләде. “Алдап акча җыясыз”, - дип. Әлфия исә: “Ачуланма апай, тормыш авыр булганга гына монда чыктым. Мин таламыйм да, урламыйм да”, - дип акланды.

Ак кар эченә батып, сиксән-туксан яшендәге бер ил апасы кар карчыгы кебек утыра иде. Әллә егылган, әллә шулай ял итә? Хәлен белергә теләгәнне, исемен сораганны яратмады. “Минем исем нигә сиңа?” - диде Сталин чорындагы шикле сорауларны хәтерләүче апа. Якындагы кешеләр аны торгызып бастырырга теләде, тик әбекәй “мин басып тора алмыйм, арыдым” дип кире кар көртенә ауды.

Шулай да сәдакәне иң катгый сораучылар урыстелле гадәти казанлы балалар иде. Мәчеткә хәер китерүче һәр кешегә килеп сырылалар. Әрсезләр. Аларга ит кирәкми, акча кирәк. Бераздан балаларның зурраклары кибеткә юнәлә башлады.

Мәчет каршындагы кибет сатучысы исә катгый иде - ике яшүсмергә: “Сезгә тәмәке бирмим”, - дип торды. Тегеләре “тәмәке безгә түгел, хачикларга бит” дип озак ялварды. Алар өчен мәчет тирәсендәге бар халык – “хачик”мы? Казандагы яшүсмер еш кына азери, үзбәк кебек милләттән булган мигрантларны шулай кадерсезләп атый. Жаргоннары шундый.

Чалучыларга - көенеч

“Болгар” - Казандагы халык иң күп яшәүче Яңа Савин районы үзәгендә урнашкан бердәнбер мәчет. Кеше күп йөри. Корбан сатучылар да күберәк була. Менә Аксубайдан Рөстәм Закиров биш сарык китергән. Өчесен сатканнар. Өчәр мең сумнан. “Балалар монда тора. Аларны да күреп китәрбез дип килдек. Бераз акча да эшлибез, менә”, - дип сөйләде алар.

Оренбурдан чын куйлар – “курдюк”лы сарыклар да китергәннәр. “КамАЗ” машинасының тартмалы арбасына ике катлы яссылык куеп шыплап төягәннәр. Алары - азери кешеләре. Корбан сарыклары янында төрекләр дә шактый күренде. Алары сатып алырга теләүчеләр иде. “Истанбулда сарыклар кыйммәтрәк”, - дип сөйләштеләр.

Алдан-ала җирле телеканаллар Казанда корбанлык бәрәннәр дүрт мең сум торачак дип сөрән салса да, аларны ике мең сумга да алып була иде. Шулай ук “Болгар” мәчете янындагы бәрәннәр бәясе өйлә вакытына шактый кимеде. Тик мал чала торган урында чиратлар гына кимемәде.

Корбан чалу өчен исемлеккә өйләгә кадәр үк 180 артык кеше язылган. Капка янында чиратта торучы Мәрьямбикә Гариф кызы көтеп торучылар фикерен җиткезде:

Иртәнге сигездә баскан идем. Менә унике тула инде. Бүген чалырга өлгерәмме, юкмы инде? Сарыкны кире тапшырыр булдым инде. Ахирәткә дә шулай керербез микәнни? Кем кире ала инде аны? Бүген өйгә дә алып кайта алмыйм. Бишенче катта ничек тотыйм мин аны? Саваплы эшне тәртип белән оештырсыннар иде”, - диде ул.

Көлтә-көлтә яуган кар астында чират көтүчеләрнең ачуы кабарган иде. Шундый ук кар астында мал чалучы кешеләр исә: “Өлгереп булмый. Бераз сабыр итегез”, - дип сөйләде.

“Болгар” мәчетендәге имам Марсил хәзрәт Сабиров та: “Без кисәтеп куйдык - Корбан чалу өч көн дәвам итә. Ашыгырга кирәкми. Бәйрәмне бозмыйча гына, матур итеп уздырыйк”, - дип үтенде.

Ашыкканнарга - гараж

Менә бер гаилә сарык сатып алды. Тик “Болгар” мәчете ишек алдында шул ук моментта чалырга урын бирмәделәр. Акча да тәкъдим итеп карадылар. Килеп чыкмады. “Чиратка язылыгыз, иртәдән бирле көтүчеләр бар”, - дип борып чыгардылар.

Көтәргә теләге булмагач, без ярты чакрымда урнашкан “Лада” автомобиль гаражына юнәлдек. Гараж сазлыкка терәп салынган. Авылдан килгән сарык сатучылар кар өстендә, кыйбла ягына каратып, китаптан догасын укып чалдылар. Агачка асып түшкәне чистарттылар. Артып калган эчәклекләрен сазлыкка “каргаларга” дип аттылар. Тиресен “тапшырып сәдакәгә бирәбез” дип алып калдылар. Башын, аякларын “авылга җибәрәбез” дип пакетка тутырдылар. Суючылар да, корбанлыкны алучылар да “артык сөякләрен ташламаска” дип сөйләде.

Актаныш ягында туып үскән Рәйсә Гыймадиева: “Бик матур итеп чалдылар. Чиста булды. Үзем өчен каенанам чалдырган иде. Монысын улым Илнур өчен чалдырдык. Икенче елга кызым чалдырам. Бәясе арзан - өч мең сум кыйммәт түгел”, - диде.

Сатканнарга – хисап

“Болгар” мәчетендә көндезге намаз укылды, тик маллар сатылмыйча күп калган иде. Чалу урынына чират та кимемәде. Берничә машина арбадагы бәрәннәрен алып “Казан нуры” мәчетенә юнәлде. Анда булган сарыклар сатылып беткән булып чыкты. Ярты сәгатьтә җиде-сигез сарыкларын сатып та җибәрделәр. Мәчет янындагы бушлыкка чиратсыз гына кереп чалып та була иде.

“Казан нуры” – “йокы районы” чигендә, читтә урнашкан. Анда кеше аз йөри. Тик яныннан трасса уза. Җиңел машиналылар туктап сарык сорап тора. Бәрән алып килгән Мәгъфүр Сабиров: “Болгар” янында корбан чалучы кеше дә, бәрәннәр дә артык күп иде. “Казан нуры” мәчете янында исә сатучы аз, алучы бар, чалырга чират та юк”, - дип сөенде.

Шул арада ул: “Арбада минем – “студентлар”, чын “бәрәннәр” – тулай торакта тора, университетта укый”, - дип тә шаяртты. Авыл кешесенә мал сатуның - балаларына белем бирү өчен кирәк булуын аңлатты.

“Сарык тоту бик файдалы түгел. Аларны Корбан бәйрәмендә генә сата алабыз. Тик телевизордан “дүрт мең сумга корбанлык сатыла” дип сөйләп башны бутадылар. Ә мин өч меңнән дә артыкка сата алмадым. Кайтып хатынга, туганнарга ничек аңлатырга инде?” – дип сөйләнде ул. Шулай да Мәгъфүр Сабиров, икенче көнне “Казан нуры” янына тагын унбер сарык китергән. Күршеләрдән җыеп. Барысын да сатып бетергән. Беренче көнне үк ашыгып корбан чалган казанлыларга, ашыкмаска кирәк иде дип киңәш бирергә тели.