Тажикстанда таудан кар ишелеп 16 кешене үтерде

Таҗикстанда башкала белән төньяктагы Хужанд шәһәрен тоташтыручы юлга таудан кар ишелү нәтиҗәсендә 16 кеше һәлак булды дип хәбәр ителә.
Милиция әйтүенчә, коткаручылар җомга көнне кар ишелгәндә шул юлда булган тагын берничә кешене эзли.
Бу атнада ул төбәктә бик күп кар яуган иде.