Словениядә хакимият яңа президемтка күчте

Словениянең яңа президенты Данило Турк җитәкчелекне элекке президент Янез Дрновшектан үз кулына алды.
Бер атнадан исә Европа Берлегенең күчмә президентлыгы Словениягә күчә.
Урта-сулчылар җитәкчесе Турк ноябернең 11 үткән икенче тур сайлауларда консерватив Алойз Петерлены җиңде.
Словениядә президент күбрәк формаль вазыйфаларны гына үти.
Түрк 1990 елда Югославиядән аерылган Словениянең өченче президенты.