Сөгуд Гарәбстанында 28 кеше кулга алынды

Сөгуд Гарәбастаны эчке эшләр министрлыгы җинаять гамәлләре кылырга җыенган 28 кешене кулга алуын белдерде. Аларның берсеннән кала барысы да Сөгуд ватанадашы диелә.
Әл-Каидә хаҗ вакытында террор һөҗүме әзерли дигән гаепләү булган иде. Кулга алынучыларның ул гаепләү белән бәйле булу-булмавы әйтелми.
Җомга көнне эчке эшләр министрлыгы иминлек көчләре әл-Каидәгә бәйле, хаҗ вакытында террор һөҗүме әзерләгән бер төркемне кулга алды дип белдерде.